Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Бөтенроссия кыр көне» форумын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
«Бөтенроссия кыр көне» Татарстанда 2017 елның 6 - 8 июлендә узачак. Форум кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү эшчәнлеге юнәлешләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, тематик сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Күргәзмә мәйданчыкларында үз экспозицияләрен авыл хуҗалыгы техникасын, җайланмаларын, орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүчеләр, шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы инновацион технологияләрен эшләүчеләр күрсәтәчәкләр.