«2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасында катнашу өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс игълан ителде.
Гран бирү тәртибе һәм тапшыру өчен кирәкле документлар турында җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2017 елның 12 апреленнән 11 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014,Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.