«Минем кече Ватаным» VIII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта җиде ел буена 12 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек идеяләрен тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

2017 елгы конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

“Минем авыл торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы”, «Крестьян шәҗәрәләре”, «Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре”, «Минем хыялымдагы авыл – киләчәк буын авылы”,«Минем җаным – табигать җаны”, “Кече Ватаным символы”, “Безнең заман шагыйрьләре”.

Конкурста катнашуга гаризаларны 2017 елның 25 маена кадәр «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталы (www.nasledie-sela.ru, «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге) аша бирергә мөмкин.

Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары турында түбәндәге адрес буенча тулырак мәгълүмат алырга була:

http://rssm.su/media/uploads/redactor/Положение%20о%20Конкурсе.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International