Казанда Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе үзәге берлеге форумы узачак

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Форумның эш программасында шактый күп эшлекле чаралар сериясен үткәрү күздә тотыла, алар кысаларында кулланучылар кооперациясенең проблемалары һәм аны үстерү перспективалары хакында фикер алышулар планлаштырыла. Болар – «Кооперация һәм тотрыклы үсеш икътисады. Карашлар һәм карарлар» темасына конференция, Кооператив милекчелекнең сакланышы һәм пайчылар белән эшләү комиссиясе утырышы, Идел буе федераль округының кулланучылар берлекләре җитәкчеләре киңәшмәсе, Россия Үзәк берлеге советы утырышы һәм Россия Федерациясе кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең 146 нчы гомуми җыелышы.

Форум эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнаша. Алар арасында – дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, кулланучылар берлекләре рәисләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-берләшмәләр җитәкчеләре һәм вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International