Соңгы араларда авыл җирендә сүз күбесенчә мал-туар тирәсендә йори. Кайсыдыр якларда терлек асраучыларның саны арта, кайсыбер якларда киресенчә кими. Бигрәк тә сарык малы кимү күзәтелә. Авыл кешеләре сарыкның йонын да, тиресен дә җыйган кеше юк, җыючысы булса да, тиенгә алып китәләр, элек сарык йонын тапшырып, кулга чынлап та акча кергәне сизелә иде, дип әйтәләр. Нишләп хәзер сарык йонын кирәксенмиләр, аны ничә сумнан тапшырырга була?
Бу сорауга карата, “Татпотребсоюз” идәрәсе рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов үзенең фикерләре белән уртаклашты:
– Соңгы өч елда бу проблема турында шактый сүз булды. Республика буенча шәхси хуҗалыкларда 280 мең баш сарык асрала. 2017 елның ун аена халыктан 316 тонна йон җыйдык. Быелдан сарык йонын 25 сумнан кабул итәбез. Әлегә кадәр аны 15 сумга ала идек. Дәүләт килограммына 10 сум субсидия бирә башлады. Шуның аркасында бер килограмм сарык йонын 10 сумнан 25 сумга күтәрә алдык. Бу бәягә безнең системага кергән район әзерләүләр конторасында җыялар. Әйе, сарык йонының бәясе бик арзан. Сәбәбе – аңа сорау, ихтыяҗ юк. Йон эшкәртү предприятиеләре, киез басу предприятиеләре бетте. Йон юу фабрикасы ябылды. Элек армия өчен генә дә күпме итек басылды. Шинель тегәргә постау чыгаралар иде. Моның өчен йон җиткереп булмады. Хәзер солдатлар синтепон куртка белән ботинка кия. Хәтерлим әле: район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшләгәндә, әзерләү конторасы капка төбенә сарык йонын төягән 20-30 машина килеп баса иде. Ул чорда йон планы тулмаган дип орышалар иде хәтта. Сарык асраган колхозлар шул йонны тапшырып, миллионер булдылар. Халыкны кызыксындыру максатыннан йон тапшырган кешегә кыска туннар да бирәләр иде. Ни өчен шулай иде? Чөнки аңа ихтыяҗ зур булды, – ди ул.
Рашат Шәймәрданов сүзләренчә, сарыкны хәзер йоны өчен түгел, ит өчен асрыйлар. Бер сарыктан 2 килограмм йон чыга, аны иң күбе 50 сумга тапшырып була. Итенең килограммы 450-500 сум тора дип исәпләгәндә, аны сатып 10 мең сум акча эшләп була. Сарыкның тиресен 50 сумга җыялар. Тунга ярый торганын 75 сум.
– Бу бәягә элеккеге буынның чыннан да хәтере кала. Гомер буена сарык йонын тапшырып акча эшләгән кешегә моны кабул итү авыррактырдыр да. Сарыкның йонын алырга кирәк, алгач, аны кая да булса урнаштырасы килә, әлбәттә. Район әзерләүләр конторасыннан аны җыеп алалар, әмма безнең системага бөтен район да кермәгән. Безнең хезмәткәрләрдән тыш та йон җыючылар бар. Алар, ишетеп белүемчә, бик арзанга җыя, – ди “Татпотребсоюз” рәисе урынбасары.
Алар исә җыелган йонны пресслап, складларга тутырып бара. Көзге йонны Азнакайның “Киез итек басу цехы”на җибәрәләр, Саратовка саталар, күптән түгел генә Карачаево-Черкесиядән килеп кызыксынып киткәннәр. Җиде-сигез райпода халыкка йон тетеп бирү хезмәте эшли.