Август аеның 21 нче числосында мөселманнар үзләренен изге бәйрәме-Корбан Гаетен билгеләп үттеләр. Бу көнне һәр мөселман үзенең теләге белән, хәленнән килгәнчә корбан чалырга, корбан ашы уздырырга, якыннарын шул корбан итеннән авыз итәргә чакырып, аралашып утырырга, 3 тән бер өлешен мохтаҗларга өләшергә, изге гамәлләр кылырга тырыша.
Татпотребсоюз җәмгыять туклану хезмәткәрләре дә читтә калмадылар, күп районнарыбызда Корбан ашлары узып үтте. Кабул булсын!