Хөрмәтле Ильгиз Гараевич!
Сезне олы бәйрәмегез — 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Зур дәрәҗәле һәм җаваплы вазыйфаны үз җилкәгезгә йөкләп, куланучылар берлэшмэсен хәзергесен һәм киләчәген үстерүдәге хезмәт юлыгызда зур көч куеп эшлисез.
Сез безнең күбебез өчен үрнәк булып торасыз. Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр — сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде.
Сәламәтлек, шатлык, куаныч һәм бәхет, куңел тынычлыгы телибез. Гаиләгезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез, алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез . Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.
Сезнең тормыш тәҗрибәгез, төпле фикерләрегез яңа үрләргә күтәрелергә мөмкинлек бирер. Сез яшь буынга үрнәк! Һәрвакыт яңа юнәлешләр нигезендә халкыбызның киләчәге өчен эшлисез.