Корбан гаете һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

31 июля 2020 г., пятница

Бүген бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә билгеләп үтелә.

Изге корбан чалуда Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсенең белегечләре дә катнашты: ир-атлар хәзерлек, ит турау кебек эшләрне башкарса, хатын-кызлар исә  дару үләннәреннән хуш исле чәй әзерләп, коймак, бәрәңге кабартмасы пешереп, кунакларны һәм катнашучыларны сыйлады.

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын, һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.

Изге бәйрәмебез мөбәрак булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International