Гает көнне без бәләкәй чакта һәр йортта “таба исе” чыгаралар иде... Эх, кайтасы иде шул ваемсыз балачакка!

31 июля 2020 г., пятница

Башкалабызда узган күп кенә бәйрәмнәрдә коймакны изүче дә, мичен ягып, пешереп сыйлап торучысы да безнең Наилә апа. Көне шундый бит, мич ягу, коймак пешерү серләре турында сөйләшеп алыйк эле. Мичтә пешкән ризык бөтенләй башка төрле була ул...

Коймак пешерү өчен каен утыны яхшырак, - ди Наилә апа. Имәннең очкыны була, табага сикерергә дә күп сорап тормый. Аннары тагын бер сере бар: пүләннәр юка кирәк, юка утынның ялкыны яхшырак була, коймакның йөзен тизрәк китерә.

Кунаклар ишле булганда, коймакны чиләккә изәбез. 1 литр сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз салып, яхшылап туглап,  куерак итеп камыр изәбез. Җылы урында берәр сәгатьләп тотабыз да, калган сөтне салып, яхшылап туглыйбыз. Кабат җылы урынга куеп, күпертәбез. Мичнең калакларын ачып, мичнең уртасына өч-дүрт кисәк утын салып, яндырып җибәрәбез. Мичнең кызып китүе кирәк.

Мич кызуын эчке ягы агарганнан беләләр. Күмер төшә башлагач, утыннарны кисәү агачы белән мичнең бер читенә таба этәреп куябыз. Булган күмерне таба куясы урынга тигезләп җәябез. Күмер табаны кыздырыр өчен генә кирәк. Соңыннан аларын да бер кырыйга этәрербез. Коймакны ике таба белән пешерәләр – алай тиз була. Иң элек коры табаны мичкә тыгып, күмер өстендә кыздырабыз. Майларга кирәкми, табаның кызуы җитсә, камыр ябышмый аңа. Түрдәге табаны табагач белән мич алдына тартып чыгарып, коймак камырын сала башлыйбыз. Моның өчен йә зур агач кашык, йә булмаса аш чүмече кулай. Күмердән арындырган мич төбенә табаны урнаштырабыз. Кырыйдагы утыннар янып торсын, ялкыны сүрәнләнсә, юка гына бер пүлән өстибез. Коймакның өсте дә кызарсын өчен мичтә ялкын булу кирәк. Анысы пешкән арада икенче табага да коймак коябыз. Мич коймагының астын-өскә әйләндерәсе юк. Асты кызарса, пешкән була. Коймакларны шулай алмаш-тилмәш ике таба белән пешереп бетерәбез. Мичтәге ялкынны сүрелдермибез, гел берәмләп кенә утын өсти торабыз. Коймакларны кызган атланмайга чумдырып кына майлап, кайнар килеш табынга чыгарабыз.

Мичтә пешкән, һәр күзәнәгенә сары май тулган коймакны хуш исле каен җиләге кайнатмасы һәм куе сөт өсте белән дә ашасаң...

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International