Дару үләннәрен җиргә кар ятканчы җыярга була

3 августа 2020 г., понедельник

Апрель аеннан алып җиргә кар ятканчыга кадәр дару үләннәре җыеп өлгерергә була әле. Юкә яфрагы белән мәтрүшкәне һәркем җыя, ә ишегалдында үсеп утырган тигәнәкнең дә файдалы үзлеккә ия булуын белә идегезме? Үләннәрне кайчан җыерга һәм ничек китерергә?

Әйтик, бака яфрагын, җиләк яфракларын, үги ана яфрагын, кычыткан, кандала үләнен, ромашка, меңъяфрак үләннәрен җыярга мөмкин. Тигәнәк җыю өчен хәзер аеруча уңышлы вакыт. Тигәнәкнең дә файдасы зур. Чәчәк аткан тигәнәкне күп итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куярга кирәк. Кипкән бер данәсен бер чокыр кайнар суга салып эчсән, буыннар сызламас, яман шешкә дә каршы дару булып торыр. Хәзер каен яфрагы һәм кыр наратбашын да җыярга мөмкин. Составында эфир мае булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк.

Үлән киптерү өчен иң кулай урын – чорма. Киптереп алгач, аларны банкаларга яки савытларга тутырып алып кую яхшырак.  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International