Витаминлы чәй рецепты

3 августа 2020 г., понедельник

Елның теләсә кайсы вакытында ясап эчәргә мөмкин булган витаминга бай үләннәр исемлегенә бөтнек, гөлҗимеш, кара һәм кызыл миләш, бака яфрагы, кура җиләге, карлыган һәм җир җиәге яфрагы керә.

Бөтнек чәе ашказаны эшчәнлеге бозылганда эч авыртуын киметә. Буыннардагы авыртуларны һәм киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Гөлҗимеш азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан файдалы. Кара миләш кан басымын төшерә, организмны шлаклардан чистарту үзлегенә ия.

Бер бал кашыгы кипкән үләнне бер чокыр кайнар суга салып эчәргә мөмкин. Күп итеп термоска ясап куярга да була. Мондый чәйне бер ясагач, 3 көн кулланырга мөмкин. Суыткычта сакларга рөхсәт ителә. Иң мөһиме – суыткычта сакланган чәйне җылытып эчәргә ярый, үләннәрнең шифалы үзлекләре югалмый.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International