Салкын көз җиткәч, урманнан яки бакчадан кәрзин-кәрзин балан алып кайтучыларны еш очратабыз. Тәлгәш-тәлгәш, кып-кызыл! Сусыл балан бик файдалы. Менә шуңа да безнең халык борынгыдан килгән дәвалау ысулларын чит итми. Дару-витаминнардан да бик күпкә файдалы шул алар.
Менә шул ук балан! Салкын тисә, балан белән чәй эч. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Башка берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Баландагы С витаминының күләме алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда. Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш бирә.
Ә балан бездә күп үсә. Аның җимешләре файдалы гына түгел, тәмле дә бит әле. Балан бәлеше генә ни тора! Рецептын тәкьдим итәбез:
Кирәкле ингредиентлар: әче камыр — 400 г. Эчлек өчен: балан — 500–600 г, куертылган квас — 80 г, шикәр комы — 250–300 г, атланмай — 150–200 г.
Эш барышы: Баланны, чүбеннән аралап, тирән эчле, калын төпле савытка салабыз. Аз гына су, куертылган квас, шикәр комы кушып, пешереп алабыз. Болай әзерләнгән балан куе кызыл төстә, әчкелтембаллы була.
Әче камырны ике кисәккә бүлеп, зуррак өлешен җәябез дә майланган табага салабыз. Өстенә суынган балан эчлеген салып, аңа шикәр комы, атланмай өстибез. Икенче өлеш камырны җәйгәннән соң, өстенә ябып, читләрен тоташтырып, бөреп куябыз һәм, өстенә йомырка сарысы сөртеп, валчык сибәбез 180°С кызулыктагы мичтә 40–45 минут пешерәбез.