Узган шимбәдә Әгерҗенең үзәк мәйданында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында көзге зур ярминкә гөрләде. Бәяләре дә «тешләми»: бәрәңгенең бер килосын – 10, бодайны 9-10 сумга, печәннең рулонын 800 сумнан сатып алырга була иде. Итләр – төрле бәядән. Сыер итенең бер килосы, мәсәлән, 260-310 сум, бытбылдыкныкы – 450, аш өчен тавыкның килосы – 200, бройлерларның – 240 сум.
Кәбестә, кишер, чөгендер белән сату итүчеләр дә күп иде ярминкәдә. Агач, чәчәк үсентеләре дә сатып алырга мөмкин иде. Умартачылар әгерҗелеләргә хуш исле бал да тәкъдим иттеләр.
Район кулланучылар җәмгыяте сатучылары халыкны татар милли киемнәреннән каршы алдылар. Кооператорлар ярминкә кунакларын татлы кайнатмалар һәм шифалы кайнар чәй, пәрәмәч, өчпочмак һәм бөккәннәр белән сыйладылар. Тәмле телле кооператорларның ягымлы сүзләреннән тәннәре генә түгел, ә җаннары да җылынган ярминкә кунакларының сөенечләре эчләренә сыймады.
Үзәк мәйданда район Мәдәният сарае артистлары дәртле җырлары, өлкәннәргә котлау һәм рәхмәт сүзләре белән һәркемнең кәефен күтәрделәр.