"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!Татарстан-авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгыларның берсе.Һәм бугенге көн барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.Үз эшен намус белән башкарган,җиребезне ихластан сөйгән,республикабызның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган көн.Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.
Эш сөючәнлегегез,туып ускән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәсем килә.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер , һәрберегезнең йортына тынычлык, муллык телим, һәр көнегез бәхет һәм якты өметләр белән тулы булсын!”
Олы хөрмәт белән Кулланучылар оешмасы берлегенең идарә җитәкчесе Рашат Рифкат улы Шаймарданов.