Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов
Балтач районы Сосна авылында яшәүче Фәүзия Фәләхетдинова кичә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 40 елга якын икмәк комбинатында эшләгән ветеранны котларга районнан да, җирлектән дә җитәкчеләр килгән иде.
Арча районының Кенәр авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән Фәүзия апа бәхетен Сосна авылында таба. Җиде сыйныф белем алгач, Тәтешкә укырга бара, әмма ачлык үзенекен итә. Кыз укырга теләсә дә, аңа укуын ташлап кайтырга туры килә. Аннан соң Казанга барып бер гаиләдә бәбәй тәрбияләшә, соңрак санитарка булып эшли, аннан колхозга эшкә кайта. 1952 елда Фәүзияне бер егет һәм бер кыз белән Сосна авылына ашлык чистарту эшенә җибәрәләр. Ә бер елдан инде Фәүзия апа Сосна килене булып, Шәрәфетдин абый белән матур гаилә корып, бер-бер артлы дүрт бала – өч кыз, бер уллары дөньяга аваз сала. Хәзергесе көндә Фәүзия апа әни диеп өзелеп торучы балалары, җиде оныгы, 9 оныкчыгы да белән дә бик бәхетле.
Махсус белеме булмаса да, эшләгән чорда өстәмә белем алып, эшли-эшли тәҗрибә туплап, көн дә Соснадан җәяү йөреп 40 елга якын Балтач икмәк комбинатында ипи пешерә Фәүзия апа. Эшен яратып, булсынга башкарып, җитәкчелек белән һәрчак аңлашып эшли алар. “Бүгенге җитәкчебез Рәдиф Әхәтовтан да бик канәгатьбез. Бер генә бәйрәмне дә калдырмый. Онытмауларына, хөрмәт итүләренә рәхмәт”, – дип изге теләкләрен ирештерә Фәүзия апа.
Хөрмәтле Фәүзия апа! Сезгә алга таба да саулыкта, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын!
.png)