Шәһәр халкы өчен ярминкә - кышлык азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек: экологик яктан чиста бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер, суган, кәбестә, кабак, сөт продуктлары, ит, кондитер һәм икмәк-күмәч ризыклары, бал һәм башкалары - күңелең нинди төрдәгесен тели - барысын да ярминкәдән ал. Кыскасы, авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә.
Сәүдә павильоннарына иртәдән үк, нигездә, өлкән буын вәкилләре килә. Кемдер капчык-капчык бәрәңге ташый, кемдер кулына кәбестә тоткан. Бүген бәрәңге, гомумән, яшелчә продукциясенә ихтыяҗ зур. Жиләк-җимеш, сөт һәм камыр ризыкларын да халык яратып сатып ала.
- Безнең өчен, ягъни пенсионерлар өчен, мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кулай. Бәяләр дә кыйммәт түгел, азык-төлек тә экологик яктан чиста. Халык өчен кирәкле бөтен продукция бар, - диде Үзәк кулланучылар оешмасы киштәсе янында үз чиратын көткән өлкән яшьтәге генә ханым.
Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне традицион мәйданчыкларда оештырыла: Габдулла Тукай яр буеның «Төзүче» стадионы һәм Ипподром агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкәләргә катнашырга авыл кешеләре, һәвәскәр бакчачылар да чакырыла.