Битлек режимын үтиләрме?

27 октября 2020 г., вторник

Битлек режимы күптән гамәлдә, медицина битлекләре һәм перчаткалар даруханәләрдә ирекле сатыла. Кибетләрдә дә күп тапкыр кулланыла торган битлекләр сату оештырылган, кулга исә ишегалдында эшләгәндә кия торган чүпрәк перчаткаларны да кулланырга мөмкин. Шулай да, шәхси саклану чараларыннан йөрүгә игътибар бирмәгән гражданнар да байтак.

Сатучылар һәм сәүдә нокталары хезмәткәрләре дә, табиблар кебек үк, бер көн эчендә йөзләгән сатып алучыга хезмәт күрсәтеп, куркыныч төркемгә керә. Район кулланучылар җәмгыятенә караган авыл кибетләрендә халыкның бу кагыйдәләрне ничек үтәвен ачыклау өчен, безнең хәбәрчебез сатучылар белән элемтәгә чыкты.

– Режим кертелгәннән соң беренче вакыт тынгысыз булды, – дип уртаклаша Нурлат районы Әбләскә авылы кулланучылар оешмасы кибетендә сату итүче Венера Игнатьева. – Тик хәзер халык битлек һәм перчаткалар кию таләпләренә гадәтләнде, кисәтүләргә тыныч карый, бәлки бу кагыйдәләрнең аларның сәламәтлеге өчен эшләнүен аңлыйлардыр, - диде ул.

Җәй айларында бу таләпне үтәү белән көрәш алып барсак, бүгенге көндә халык битлек-перчатка “дресс-код”ын үти, - дип җавап бирде Алексеевск районыннан Татьяна Рузанова. Битлек һәм перчаткаларның икесе дә сатуда бар, сатып алучыларга кулланыр өчен антисептиклар да каралган, - дип хәбәр итте ул.  

“Сатып алучылар кайчагында төрле күңелсез хәлләр китереп чыгара, битлек киюдән баш тарталар. Дөрес, андыйлар күп түгел, нигездә, кешеләр таләпләрне үтәргә тырыша, тәртипне сакларга кирәк”, – дип уртаклашты бер кибет сатучысы.

Гомумән алганда, сәүдә нокталарының хезмәткәрләре дә, сатып алучылары да бу таләпләргә аңлы карашта, үз сәламәтлегенә җаваплы карый, битлек режимын төгәл үти дигән нәтиҗә ясый алабыз. Шулай да саклану чараларыннан башка йөрүне дәвам итүчеләр бу авыруга каршы бергәләп көрәш алып барганда гына аны җиңәргә мөмкин икәнлеген истә тотсалар иде дигән теләктә каласы килә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International