Шәһәрләрдә ярминкәләр гөрләп уза

30 октября 2020 г., пятница

Көз - витаминнар туплау һәм кышка запасларны әзерләп кую чоры. Бакчасы һәм авылы булган кешеләр аларны үзләрендә җитештерсә, шәһәрләрдә яшәүчеләр ярминкәләргә юл тота. Анда бер урында арзан бәяләргә барлык яшелчәләрне, ит, бал һәм башка кирәкле ризыкларны алып куярга мөмкин. Шөкер, шәһәребездә ярминкәләр гөрләп уза.

Гомумән, ярминкәләрдә шәһәрдәшләребез барлык төрле продукцияне дә таба алалар. Монда ит, бал, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак бар. Ит-сөт продукцияләре дә шактый. Моннан тыш ярминкәләрдә казылык, балык, ипи һәм татлы ризыклар да күпләп сатыла. Бәяләргә килгәндә алар арзан, ә күпләп сатып алганда сатучылар саллы гына ташламалар да ясыйлар. Мәсәлән, бәрәңге - 15 сум, карабодай ярмасы – 63,50, сыер ите -  290-340, балык – 160 сумнан алып 250 сумга кадәр, суган -  18, кишер – 12, чөгендер - 10, кәбестәне 10 сумнан алырга була.

Казанның Совет районында ярминкәләр «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) оештырыла;

Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Лаврентьев урамы 10 нчы йорт каршында;

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20), «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2);

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин ис. парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);

Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66);

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында да оештырыла.

Шул ук көнне кулланучылар оешмасы катнашындагы ярминкәләр Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) узачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International