Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә

30 октября 2020 г., пятница

Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чиклиләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International