Ярминкәләргә чыгу графикка 2 атнага бер куелса да, буалылар сату мәйданчыгына атна саен теләп чыга

31 октября 2020 г., суббота

Казан шәһәре Киров районындагы чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин урамы, 20) ярминкә иртә таңнан гөрләп тора: сәгать җидедән үк халык мәш килә монда. Кемдер ит ала, кемдер балык сайлый, кемдер кәрҗиненә йомырка тутырган. Шунда ук үзешчән артистлар җыр-биюләре белән каршы ала.

Бу атнаны биредә Буа районы кулланучылар җәмгыяте җитештергән продукцияне сатып алырга мөмкин иде. Ярминкәләргә чыгу графикка 2 атнага бер куелса да, буалылар сату мәйданчыгына атна саен теләп чыга - Казан халкы алар тарафыннан җитештерелгән эшләнмәләрне көтеп ала.

Буа икмәк заводы үз районында гына түгел, тирә-як өлкәләрдә, күрше районнарда да төрле күмәч эшләнмәләре, табигый ысул белән оеткы нигезендә җитештерелгән "Дарницкий", "Сельский", “Русь" икмәге, чәк-чәге, кулдан эшләнгән баурсагы белән дан тота.

Әлеге күркәм ризыкны каядыр баурсак дип йөртсәләр, Буада аны "Бармак" дип атыйлар. Шундый исем бирү аңлашыла да: татлы камырдан эшләнгән ризык озынча формада, чыннан да, бармакка ошаган. Ярминкәләрдә аны төрле мәҗлес табынына куярга яки буләккә дип махсус олы тәлинкәләргә ясап бирергә сораучылар да бар. Утыз елдан артык гомерен яраткан hөнәренә багышлаган, "Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре" исеменә лаек булган  кондитер цехы мөдире Миләүшә Җәмәлтдинова бу ризыкны үзе ясый.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International