Каз өмәсе - авыл бизәге

2 ноября 2020 г., понедельник

Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз  өмәсе!

Яше-карты, бала-чага -

Шау-гөр килә һәммәсе! 

Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз бу кошны, әлбәттә, бик теләп асраганнар, казны бик яратканнар.

Хәзер дә каз кулинариядә генә түгел, эшчәнлекнең башка тармакларында да киң кулланыла. Мәсәлән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясыйлар. Каз маен хәтта дәвалану өчен саклыйлар: кышкы суыкларда колак очлары өшесә, каз мае сөртәләр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчәләр.

Каз ите бик туклыклы һәм аксым-майларның югары булуы белән аерылып торганга күрә, татар кухнясында аның ите яки майлары ярдәмендә күп төрле ризыклар әзерлиләр. Әйтик, Арча, Балтач, Кукмара, Саба кулланучылар җәмгыятьләрендә һәм кооперативларында бик тәмле итеп каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге пешерәләр, ә каклаган һәм ысланган казлар республиканың барлык районнарында да кадерле сый булып санала.

Көзге-кышкы күмәк йолалар арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.

Кунак җыю, кунак сыйлау - татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле, мактаулы эш исәпләнә. Барлык белән табын әзерләү хатын-кыз өчен шатлык тудырган. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү - ул тормышның ямен, матурлыгын күрсәтеп торган.

Каз өмәсе - ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Милләтебезнең күркәмлелеген чагылдырган, татар хатын-кызларының осталыгын арттырган, күңел гәүһәрләре белән баетылган йола, гореф-гадәтләребез бүген дә гамәлдә йөрсен, алдагы буыннарга да мирас булып калсын иде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International