Чаллыда ярминкәләр декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк

2 ноября 2020 г., понедельник

Чаллы шәһәрендә узган шимбә көн кулланучылар оешмалары катнашында ике мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылды. Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадионы) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) Әгерҗе, Менделеевск, Чаллы, Минзәлә һәм Тукай районы кооператорлары халыкка авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте.

Ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу көнне кулланучылар җәмгыяте тарафыннан 778 мең сумлык продукция сатылган. Мәсәлән, шәһәрлеләр 1 тонна ит һәм ит ризыклары, 3 тонна он, 6 тонна бәрәңге, 3 тоннага якын суган, 1,60 тонна кәбестә сатып алганнар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International