Республикабыз авылларына автолавкалар атнасына ким дигәндә өч тапкыр йөреп тора. Мондый автокибеттә көндәлек кирәкле булган бөтен товар бар: консерва, азык-төлек, ярымфабрикатлардан алып сәнәгать товарлары, гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, көнкүреш химиясенә кадәр каралган.
– Кечкенә авылларга хезмәт күрсәтү – безнең бурыч. Аеруча Наҗар, Мадык, Зуево, Иске Кызыл Яр, Мадьяр авылларында яшәүчеләр көтеп тора безне. Ассортимент киң. Үзебез житештергән товарны да киң кулланабыз, бәяләрне күтәрмәскә тырышабыз. Ипигә инде күп еллар бер бәя – 23 сум, – дип уртаклашты Әгерҗе районы кулланучылар оешмасы җитәкчесе Ирек Заһретдинов.
Бу районның чигендә урнашкан Гали авылында нибары 34 кеше яши. Билгеле бер көннәрдә Әгерҗе кулланучылар җәмгыятенең «килеп китүе» – алар өчен зур вакыйга. Автолавка, үзенең килүе турында белдереп, сигнал бирә-бирә авыл буйлап үтә. Шуннан инде, сатучылар һәм сатып алучылар шау-гөр килешеп, сәүдә башлана.
- Авыл кешесе бу графикка күнеккән инде. Кирәк продукциягә алдан ук заказ бирәләр, көтеп торалар. Токмач, ярма ише товарларны бер-ике килограмм түгел, ә бишәр килограмм алып, башка кирәк-ярагын да кыстырып, рәхмәт сүзе әйтеп китәләр, - дип бүлеште автокибеттә сату итүче Лилия Зайнуллина.
Бүгенге көндә республика буенча мондый төрдәге хезмәт күрсәтү 895 авылга 121 күчмә автолавка ярдәмендә күрсәтелә. Халык ихтыяҗын беренче урынга куйганда, автокибетләр хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт зур булып калачак.