Бу көн илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисади вәзгыять символы булып тора. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Сәүдә, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр - кайсы тармакны алсак та, кулланучылар кооперациясе системасы кешеләрне мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен берләштерә, ә бердәмлек белән югары үрләр яулана. Авыл халкының яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында мобиль автокибетләр республиканың үзәктән ерак урнашкан һәм аз санлы 895 торак пунктына хезмәт күрсәтә, авылларда яңа кооперативлар сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта.
Киләчәктә дә Халыклар бердәмлеге көнен лаеклы каршылыйк! Бәйрәм котлы булсын!