40 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер

4 ноября 2020 г., среда

3 ноябрь көнне кулланучылар берлегенең Чирмешән  җәмгыять туклануы оешмасы бухгалтеры Ихтисамова Фәридә Мөдәрис кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

40 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер! Әйтергә генә җиңел. Аларда борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята...

Фәридә Ихтисамованың хезмәт юлы 1979 елда Чирмешән  кулланучылар җәмгыятендә башланып китә.  Ул вакытта әле ул читтән торып кооператив техникумында белем алучы 19 яшьлек кыз. Үз-үзен аямыйча, бар көчен, тырышлыгын кулланучылар җәмгыятенә караган кибет, хәзерләү оешмасы, җәмгыять туклану, икмәк пешерү, консервлау цехының исәп-хисап эшләрен башкара. Замана белән бергә атлап, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрне кабул итеп, 2000 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Фәридә Мөдәрис кызы кулланучылар оешмасының җәмгыять туклануы бухгалтеры булып хезмәт итә, хезмәттәшләренең ышанычын аклау өчен күңел биреп эшли.

Татарстан кулланучылар җәмгыяте берләшмәсе идарәсе исеменнән сезгә киләчәк тормышыгызда да меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International