4 ноябрь көнне идарә рәисенең урынбасары Ренат Роберт улы үзенең олуг бәйрәме – 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Хөрмәтле Ренат Роберт улы!
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге исеменнән Сезне 45 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга әзер торучы хезмәткәр буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хөрмәт яулаган шәхес Сез.
Сез бик бәхетле, Аллага шөкер. Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, гаилә тормышыгыз да сокланырлык. Алдагы көннәрдә дә муллыкта, балалар бәхетенә куанып, алардан игелек, шәфкать күреп, тормыш иптәшегез Наилә ханум белән пар күгәрченнәрдәй тормышка сөенеп яшәргә, гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын.
Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез!
.jpg)