Башкалада – ярминкәләр

5 ноября 2020 г., четверг

Ярминкәдә халыкка көзге муллык — терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт ризыклары, яшелчәләр һәм башка азык-төлек, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк.

Бу атнаның шимбәсендә Казанның Совет районында урнашкан «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгында Норлат, Саба, Аксубай, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе кооператорлары катнашачак;

Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Лаврентьев урамы 10 нчы йорт каршында – Мамадыш, Зәй, Биектау, Спасс районы һәм “Казан җитештерү комбинаты” кулланучылар җәмгыяте;

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) Балтач, Арча, Биектау кооператорлары;

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы (Батыршин ур., 20) һәм «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Чүпрәле һәм Тәтеш кооператорлары;

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) Әтнә районы һәм “Үзәк кулланучылар оешмасы”;

Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66) шулай ук “Үзәк кулланучылар оешмасы” һәм Алексеевск кооператорлары;

Моннан тыш, Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында Балык Бистәсе кооператорлары, Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) Актаныш, Чаллы сәүдә базасы, Минзәлә районы кулланучылары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләргә рәхим итегез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International