Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.
6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Республика парламенты татарстанлыларның төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте.
Барыгызны да шушы истәлекле көннәр белән тәбрик итәбез. Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм киләчәккә зур ышаныч телибез!