Ярминкә сату итә

7 ноября 2020 г., суббота

Ярминкә иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүчеләрне җыйды. Берәүләр үстергән уңышын сатар өчен килгән булса, икенчеләр кышка әзерлек ясап, берәр тәмле әйбер алырга дип килгәннәр. Өстәвенә, районнан килгән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары, оста биюләре белән халыкка күңел күтәренкелеге өстәп, ярминкәне тагын да җанландырдылар.

Монда килүчеләр мул көзге уңыш – бәрәңге, суган, төрле үләннәр, кишер-чөгендер, бал һәм башкаларны сатып ала. Ә ярминкә бәяләре түбәндәгечә: кош ите – 120, сыер ите – 290-340, дуңгыз ите – 220 сум/кг; бодай – 11, арыш, арпа, солы – 8 сумнан; сөт – 30 сум/л, сыер мае һәм сыр якынча 350 сум; шикәр комы – 33 сум, югары сорттагы он – 25 сум, карабодай ярмасы – 63,50 сум. Яшелчәләргә килгәндә, бәрәңге – 14, кишер – 12, чөгендер – 10, суган – 18, кәбестәне 10 сумнан башлап алырга була.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International