2020 елның сентябреннән башлап салым хезмәте 2019 ел өчен салым түләү турында белдерү җибәрә. «Физик затлар салым түләүченең шәхси кабинеты» ннан файдаланучылар электрон рәвештә хәбәрнамәләр, калганнары почта элемтәсе аша заказлы хат ала. Салым түләү буенча салым йөкләмәләрен 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча үтәргә кирәк. Хисапланган салымнарны берничә ысул белән түләргә мөмкин: банк бүлекләрендә һәм банк терминалларында, күпфункцияле үзәкләрдә, почта бүлекчәләрендә, «физик затлар салым түләүченең шәхси кабинеты» аша. Бу сервис шулай ук бердәм салым түләве ярдәмендә, финанс вәзгыяте күзлегеннән чыгып, үз салымнарын түләү өчен акча кертү мөмкинлеге бирә.
Салым хәбәрнамәләр салым түләүче тарафыннан алынмаган яки югалган, яки анда хаталар, тулы булмаган мәгълүматлар булган очракта, салым органына почта элемтәсе аша яки "шәхси кабинет" аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Салым органнары закон тарафыннан билгеләнгән срокның соңгы көненә салым түләүне кичектермәскә һәм пеняларны, штрафларны һәм мәҗбүри түләттерү чараларын булдырмас өчен үз салым йөкләмәләрен вакытында үтәргә киңәш итә.