Төрле мәйданчыкларда азык-төлек ассортименты халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелә

16 ноября 2020 г., понедельник

Сезон башыннан бу инде унынчы ярминкә. Сөтен дә, май-эремчеген, йомыркасын, итен, икмәк-камыр ризыкларын, капчыгы-капчыгы белән кәбестә-суганын, кишерен һәм башкасын да табырга була иде үткән шимбә көн сату киштәләрендә.

Район кулланучылар оешмалары катнашында Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районында үткән көзге ярминкә нәтиҗәләре буенча 38 миллион сумлык продукция сатылган. Шәһәр халкы 61 тонна ит, 8 тонна сөт, 22 тонна он һәм 8 тонна шикәр комы, 170 тонна бәрәңге, 35 тонна карабодай ярмасы сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 5 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International