Сарман авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативы авыл халкыннан чикләнмәгән күләмдә сарык йоны, сарык һәм мөгезле эре терлек тиресе, макулатура, бәрәңге, яшелчә җыя. Бүгенге көндә кооперативта хәзерләү әйләнеше 48 миллион 908 мең сум тәшкил итә - бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 111 % дигән сүз.
Агымдагы елның күрсәткечләре буенча халыктан 560 центнер сарык йоны һәм 2140 мөгезле эре терлек тиресе сатып алынган, җәйге сезонда мәктәп укучылары ярдәмендә 4,5 тонна дару үләне җыелган. “Язгы чорда орлыклар бирү программасы буенча районга 600 килограмм сенчик (севок), 20 килограмм кишер, 10 килограмм аш чөгендере орлыгы, 2500 кәбестә үсентесе кайтарылды. Орлыклар, барыннан да элек, авылда ялгыз яшәүче пенсионерларга, аз керемле, эшсез калган кешеләргә таратылды. Үстерелгән уңышны авыл халкы үзендә калдырып, артыгын кулай бәяләрдән кооперативка тапшырды: халыктан 70 тн бәрәңге, 85 тн яшелчә сатып алынды. Уңышны Яр Чаллы шәһәрендә шимбә көнне узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатабыз”, - дип хәбәр итте кооператив рәисе Дамир Галиев.

