Көзге ярминкәләр дәвам итә

20 ноября 2020 г., пятница

21 ноябрь шимбә көн Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районының Осиново поселогында район кулланучылар оешмалары катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.  

Шәһәрдә яшәүчеләр өчен ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр комы, он, ярма һәм башка фермерлык продукциясен сатып алу мөмкиинлеге бар.

Казанның Совет районында ярминкәләр «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) оештырыла;

Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Лаврентьев урамы 10 нчы йорт каршында;

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20), «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2);

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин ис. парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);

Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66);

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында да оештырыла.

Шул ук көнне кулланучылар оешмасы катнашындагы ярминкәләр Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) узачак.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International