Россиядә COVID-19 дәвалау өчен даруларны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен куллану срогы озайтылачак.
Әгәр элек гадәттән тыш хәл аркасында кулланыла торган даруларны гадиләштерелгән теркәү, шулай ук тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыруларны профилактикалау һәм дәвалау тәртибен 2020 ел азагына кадәр куллану планлаштырылса, хәзер бу срокны 2021 ел азагына кадәр озайтырга карар кылынган. Әйтик, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр бирелгән теркәү таныклыклары 2022 ел башына кадәр гамәлдә булачак. Аларны киләсе елның 1 гыйнварына кадәр алыштырырга кирәк булачак, шул ук вакытта тиешле дару препаратларына карата дәүләт теркәве процедурасын узарга кирәк булачак. Теркәлү өчен бирелә торган документлар һәм белешмәләр исемлеге дә үзгәреш кичерәчәк.
Моннан тыш, дару препаратын электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу өчен гариза биргән юридик затлар өчен бирелә торган документлар һәм белешмәләрнең исемлегенә төгәллекләр кертелде.