Сәүдә – икътисадның мөһим тармагы булып тора, аның эшчәнлеге халыкның тормыш дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый. Кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенең бу төре аның оешкан көненнән үк үсеш алды. Бүгенге көндә дә сәүдә идарәсе Татарстан Кулланучылар берлеге системасында әйдәп баручы тармакларның берсе булып тора. Мәсәлән, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кебек сәүдә итүнең прогрессив рәвешләре керүгә 50 ел узса да ул хәзер дә актуаль. Яңалыклар кертүдә студентлар да актив катнаша. Казан кооператив техникумының бер төркем студентлары, 1971-1972 елларда беренче тапкыр, Балтач кулланучылар берлеге кибетләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методын кертә. Ул елларда барлык товарлар үзәкләштерелгән формада сатып алына, бүлеп бирелгән фондлар кысаларында һәм районнар буенча районара базалар аша бүленә.
2014 елдан стационар сәүдә нокталары булмаган һәм аз халыклы торакларда яшәүче халыкка хезмәт күрсәтү буенча күчмә сәүдә объектларын оештыру актуальләшә бара. Автокибет билгеләнгән график, халык соравы буенча эшли, бу халык өчен бик уңайлы. Кибетләрнең товар белән баетылуы, сәүдә итүнең яңа ысулларын эзләүне, сатып алучыларны җәлеп итү һәрдаим таләп ителә.