Ярминкәләргә рәхим итегез!

11 декабря 2020 г., пятница

12 декабрьдә ярминкәдә халыкка бар муллык — терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт ризыклары, яшелчәләр һәм башка азык-төлек, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк.
Бу атнаның шимбәсендә Казанның Совет районында урнашкан «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгында Норлат, Саба, Аксубай, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе кооператорлары катнашачак;
Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) Кайбыч белән Мамадыш, Зәй, Биектау, һәм “Казан җитештерү комбинаты” кулланучылар җәмгыяте;
Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) Арча, Биектау кооператорлары;
Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы (Батыршин ур., 20) һәм «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Буа кооператорлары;
Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) Әтнә районы һәм “Үзәк кулланучылар оешмасы”;
Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66) шулай ук “Үзәк кулланучылар оешмасы” һәм Лаеш кооператорлары;
Моннан тыш, Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында Апас кооператорлары, Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) Әгерҗе, Тукай кооператорлары, Чаллы сәүдә базасы, Менделеевск кулланучылары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Ярминкә иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүче кооператорларны да җыячак!Берәуләр үзләре җитештергән әйберләрне  сатар өчен килгән булса,икенчеләр Яңа ел өстәленә  әзерлек өчен,берәр тәмле әйбер алырга дип киләчәкләр.Өстәвенә,районнан килгән мәдәният йорты хезмәткәрләре үләренең җыр-моңнары,оста биюләре белән халыкка күңел күтәренкелек өстәп,ярминкәне тагын да җанландырачак.Бу ярминкәдә Кыш бабай белән  Кар кызы да булачак.
Ярминкәләргә рәхим итегез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International