19 декабрь шимбә көн Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районының Осиново поселогында район кулланучылар оешмалары катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шәһәрдә яшәүчеләр өчен ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр комы, он, ярма һәм башка фермерлык продукциясен сатып алу мөмкиинлеге бар.
Казанның Совет районында ярминкәләр «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) оештырыла;Бу ноктада Мамадыш, Кама + һәм Биектау районының “Заготовитель” оешмасы кооператорлары катнаша.
Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Лаврентьев урамы 10 нчы йорт каршында; Зәй, Спасск, Кайбыч, Биектау кооператорлары сәүдә итәчәк.
Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27), сатып алучыларны Питрәч һәм Арча районы кооператорлары чакыралар.
Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20), «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2); Чүпрәле һәм Тәтеш районы кооператорлары сатып алучыларны көтәчәк.
Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин ис. парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);”Әтнә кооператорлары ярминкәгә сатып алучыларны чакыра.
Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66); Алексеевск, Әлки районы һәм үзәк кулланучылар оешмасы кооператорлары үзләренең товарларын тәкъдим итәчәкләр.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында да оештырыла.
Шул ук көнне кулланучылар оешмасы катнашындагы ярминкәләр Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) узачак.