Тиздән Яна елга аяк басачакбыз. Һәрбер хуҗабикә бәйрәм табыны әзерләү, якыннарын төрле тәм-томнар белән сыйлау турында уйлана торгандыр. Шуны күздә тотып, кулланучылар кооперациясенең җәмәгать туклануы хезмәткәрләре бәйрәм табынына салкын кабымлыклардан - тавык койкасы әзерләү рецептын тәкъдим итә.
Койка - татар милли ризыгы, шулай ук башка халыкларда да таралган.
Кастрюльгә яхшылап юылган тавык, салкын су салалар һәм көчле утка куялар. Су кайнап чыккач, күбекне җыеп алалар һәм, ит пешеп җиткәнче, талгын утта кайнаталар. Шулпа әзерлегенә 20-30 минут кала эре итеп турап коры табада кыздырган суган белән кишер, лавр яфрагы салалар.
Ит пешеп җиткәч һәм сөякләрдән җиңел аерыла башлагач, ит белән сөякләрне кастрюльдән алалар, шулпаны сөзәләр. Итне сөяктән аерып, вак кына турыйлар да, яңадан шулпага салып, тоз, борыч өстиләр һәм тагын 45 минут кайнаталар.
Әгәр шулпаның җилеме азрак булса, салкын суда җебеткән желатин салып, кайнатып алалар. Әзер шулпаны ите белән яхшылап болгаткач, махсус савытларга яисә тәлинкәләргә бүләләр һәм салкын урынга яисә суыткычка куялар.
Савытларга бүлгәнче вак кына турап сарымсак өстәсәң, койка тәмлерәк була. Койка янына керән яисә горчица куялар.