Ярминкәләр гөрләп үтә!

19 декабря 2020 г., суббота

Ярминкә иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүчеләрне җыйды. Берәүләр үстергән уңышын сатар өчен килгән булса, икенчеләр яңа ел бәйрәменә әзерлек ясап, берәр тәмле әйбер алырга дип килгәннәр. 
Монда килүчеләр ит, каз, үрдәк, төрле үләннәр, кишер-чөгендер, бал һәм башкаларны сатып ала. Ә ярминкә бәяләре түбәндәгечә: кош ите – 120, сыер ите – 290-340, дуңгыз ите – 220 сум/кг; бодай – 11, арыш, арпа, солы – 8 сумнан; сөт – 30 сум/л, сыер мае һәм сыр якынча 350 сум; шикәр комы – 33 сум, югары сорттагы он – 25 сум, карабодай ярмасы – 63,50 сум. 
Яңа елга багышланган ярминкәләр 27 декабрьдә дә узачак.Сатып алучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәме уңаеннан котлау күздә тотыла.
 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International