Тәбрик итәбез!

11 февраля 2021 г., четверг

Бүген Тататарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең Аппарат җитәкчесе Финзур Тимерханов үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Финзур Шакир улы!

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык җитәкчебез! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез! Һәр туар таңыгыз  шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермыйча, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламыйча, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын Сезгә.

Сабыр һәм кешелекле, олы җанлы, ярдәмчел, эчкерсез булуыгыз, безнең шатлык-борчуларны йөрәгегез аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуыгыз өчен мең-мең рәхмәт Сезгә!

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International