Мобиль форматта күчмә сәүдә итү, ваклап сату стационар булмаган сәүдә челтәренең актуаль бер өлеше булып тора. Халык тыгызлыгы югары булмаган авылларда кулланыла, чөнки андый җирлекләрдә даими сәүдә нокталарын тәэмин итү табышлы түгел. Шулай ук тиз туклану (мәсәлән, массакүләм чаралар вакытында) сату өчен, ярминкәләрдә һәм күчмә базарларда кулланыла.
2021 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча кулланучылар оешмасының мобиль сәүдә форматы аша 21 миллион сумлык продукция сатылган, шул исәптән 6 миллион сумлык үз продукциясе.
Питрәч, Зәй, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кукмара районы кулланучылар җәмгыятьләрендә һәм кооперативларында бер автомобильгә иң югары товар әйләнеше тәэмин ителгән. Иң аз товар әйләнеше Нурлат, Әлки, Чистай һәм Менделеевск кулланучылар җәмгыятьләрендә һәм кооперативларында күзәтелә.
Күчмә сәүдәнең төп бурычы – авыл җирлегендә яшәүче халыкны беренче чиратта кирәк булган товарлар белән тәэмин итү, шулай ук аларның башка төр товарлар белән тәэмин итүгә булган сорауларын канәгатьләндерү.