Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, локаль конфликтларда, кайнар нокталарда "хәрби хәрәкәтләрдә" катнашкан, армия хезмәте үтеп, Конституциядә нигезләнгән бурычын үтәгән ир-егетләрне, солдат булырга әзерләнүче үсмерләрне бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
Ватан - ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип Сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләре — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.