Ипи – тормыш нигезе

4 марта 2021 г., четверг

Мамадыш районы икмәк комбинаты җитештерә торган продукция ассортиментына күптән түгел берничә яңа төр икмәк-булка ризыклары өстәлгән.

Бу, беренче чиратта, мич төбендә пешерелә торган (подовый), авыл икмәге һәм соры ипиләр. Соңгысы, мәсәлән, беренче сортлы оннан пешерелә, шуңа күрә бәясе дә кыйммәт түгел. Шулай ук халык соравы буенча кечкенә күләмле икмәкләр дә бар җитештерүдә. Мәсәлән, «Бокато», «Фитнес», «Көрпәле». Ә барлыгы икмәк комбинатында 24 төр ипи чыгарыла. Предприятие директоры Гузәл Хәсанова билгеләп үткәнчә, колмак нигезендә ясалган ачыткы белән пешерелә торган дарницкий, «Россия тәмнәре» конкурсында актив катнашкан «Колмаклы Мамадыш икмәге» халык арасында аеруча зур популярлык казанган.

Хәзерге вакытта ипи пешерү белән шөгыльләнүчеләр күбәйде, икмәк комбинаты хезмәткәрләренә югары конкуренция шартларында эшләргә туры килә. Бу бер дә җиңел түгел. Шуңа карамастан, коллектив киләчәккә өмет белән карый, ипи - тормыш нигезе булуын һәрберебез яхшы белә.

Мәсәлән, Алсу Габбасованың бөтен хезмәт юлы ипи комбинатында үткән. Ул - тәҗрибәле камыр басучы, үз бурычларын һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.

Мамадыш кулланучылар җәмгыятендә урнашкан макарон цехы мастеры Алексей Митрофанов бу урында куп еллар эшли. Ул үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, цехның планы үтәве өчен көчен кызганмый. Ай саен цехта төрле макарон әйберләре җитештерелә, алар арасында рожки, ракушка, вермишель, өй токмачы һәм башкалар бар. Продукция районда гына түгел, Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм башка районнарда да күпләп сатыла.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International