Гүзәл затларыбызны якынлышып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

5 марта 2021 г., пятница

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме –  8 Март – якынлышып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бар җиһанда әлеге бәйрәм гүзәллек, мәхәббәт һәм яз җитүен гәүдәләндерә.

Хатын-кыз – ул үзе тулы бер дөнья, сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә – барысына да урын җитә анда.

Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына зур өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Яз сулышы, кояш нурлары алып килә торган ямьле 8 Март бәйрәме сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез! Сезгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм иминлек теләп, Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте берләшмәсе идарәсенең ир-егетләре.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International