Хисапчы эше ул коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына көткән нәтиҗәгә ирешергә була. Гүзәлия Низаметдин кызы нәкъ менә шушы сыйфатларны хезмәтендә гомерлек юлдаш итеп сайлаган да инде.
Гүзәлия Гайнетдинова тумышы белән Ютазы авылыннан. Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Ул тырыш, эшчән гаиләдә дөньяга килә. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, активистка була. Урта белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм 1997 елдан башлап хезмәт юлын Ютазы районы кулланучылар берләшмәсендә баш хисапчы вазыйфасында башлап җибәрә. Тирән белемле, тәҗрибәле хезмәткәр тиз арада коллективта хөрмәт яулый - 2007 елның май аенда аны идарә рәисенең икътисад һәм финанс эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр.
Үтә җаваплы, четерекле хезмәт вазифасын үтәүгә инде 20 елдан артык вакыт үтеп тә киткән, бүген Гүзәлия Низаметдин кызы үзенең күркәм юбилеен - 55 яшь тулган көнен билегеләп үтә.
Бәйрәмегез белән ихлас котлап, сезгә нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белми, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыгызның, оныкларыгызның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен!