Ярминкәләр якынайта авыл белән шәһәр арасын

22 марта 2021 г., понедельник

Шимбә көң ярминкә узасы мәйданнарга иртән-иртүк җан керде. Сәгать биш тулганчы ук бирегә бер-бер артлы продукция төягән машиналар агыла башлады. Биредә товарның нинди генә төре юк: республикабызның кулланучылар оешмалары халыкка ит-сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бал, яшелчә һәм катырылган җиләк-җимеш, икмәк-күмәч, йон эшләнмәләре, гомумән, хәзинәдә ни бар - барсын да тәкъдим иттеләр. Мондый ярминкәләр һәр ике як өчен дә уңай: халык чагыштырмача арзан бәядән запас тупласа, җитештерүчеләр, үзләреннән арткан продукцияне сатып, табыш ала.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International