Сырганакның файдасы нидә?

6 августа 2021 г., пятница

Сырганак 5 метрга кадәр биеклектәге, куе ябалдашлы куак яки агач булып үсә.

Аның җимешләрендә кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, майлар, “С”, “В”, “В1”, “В2”, “Р”, “Е”, “А” витаминнары бар. Аларны яңа гына җыелган яки ярым катырылган килеш, кайнатма, как, кесәлләр әзерләү өчен кулланалар. Җиләк-җимешләрдән поливитаминлы чимал һәм сырганак мае әзерлиләр.

Майны озак төзәлми торган яраларны, химик пешүләрне, җәрәхәтләрне, шулай ук төрле ялкынсыну процессларын (ашказаны-эчәк тракты, аңкауларның һ.б.), атеросклерозны дәвалауда кулланалар. Агачның кайрысында исә серотонин дигән матдә бар, ул шешләргә каршы файдалы.

Сырганакның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аңарда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә торган танин матдәсе бар. Нерв системасы өчен уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны эчәргә кирәк.

Чәй 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына 1 литр кайнар су исәбеннән әзерләнә.

Фотоларда Яңа Чишмә районы кооператорларының сырганак кыры сурәтләнгән

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International