7 августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

6 августа 2021 г., пятница

Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оештырылган махсус ярминкәләр дәвам итә. Чираттагысы иртәгә, 7-нче август көнне 6:00 сәгатьтән эшли башлаячак.

Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районының ярминкә мәйданчыкларында “Казан җитештерү комбинаты”, “Үзәк кулланучылар җәмгыяте”, Буа һәм Чиремшән районының кулланучылар җәмгыятьләре арзан бәяләрдән үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендер – 1 кг өчен 15 сумнан, бәрәңге –20 сумнан, кишер һәм кәбестә – 30 сумнан сатылачак.

Мондый форматтагы сәүдә яшелчә продукциясенә бәяләрне тотрыклыландырганчы яки агымдагы елның 11-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул чакта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International