* Кәбестә латин сүзе «саput»тан (баш мәгънәсендә) килеп чыккан. Бу – яшелчәнең үзенчәлекле формасыннан чыгып шулай аталган.
* Борынгы греклар һәм римлыларга кәбестәнең 10 сорты билгеле. Грек философы һәм математигы Пифагор да кәбестәнең тукландыру үзлекләрен югары бәяләп, аны селекцияләү белән шөгыльләнгән.
* Россиядә кәбестәне IX гасырда үстерә башлыйлар. Җәй көне пешерергә, көз көне тозларга, кышка кәбестә запасы булдырырга киңәш итәләр. Руслар бочкалап тозлап сата торган булган.
* Корабта озакка сузылган сәяхәтләр вакытында тозлы кәбестә диңгезчеләрне авитаминоздан коткарган.
* Тозлы кәбестәнең файдалы үзлекләре 10 айга кадәр саклана.С витамины лимонда һәм әфлисундагы кебек үк. Ә чәчәкле кәбестәдә һәм брокколи кәбестәсендә 2 тапкыр күбрәк, Р витамины шпинат һәм петрушкадан гына калыша.
* Кәбестәнең күчәне – иң зарарлы урыны, анда нитратлар тупланган була.
* Кәбестә артык килограммнардан котылырга булыша.
* Файдалы микроэлементларга, витаминнарга бай. Согын йөрәк, ашказаны авыртуы булганда эчәләр.
* Кәбестә составында магний, хром, фолий кислотасы бар. Кальций, фосфорга, клетчаткага бай.Шуңа ул тынычландыра, йокысызлыктан коткара.
* Брокколи составында күкрәк яман шешен кисәтүче матдә табылган. Ул аксым, каротин, минераль тозлар, витаминнар чыганагы. Булачак әниләргә файдалы. Туачак сабыйның нерв системасын формалаштыруда зур роль уйный. Стрессны җиңәргә булыша.