Татар халкының милли ризыгы булган бәлеш рецепты тәкъдим итәбез. Эчлеге – үрдәк итеннән

12 августа 2021 г., четверг

Элек-электән бик матур гореф-гадәт булган - кош-кортлар үскәч, аларны эшкәртү өчен туган-тумачаны, күршеләрне җыеп өмәләр уздырганнар. Бу көннәрдә дә бик күп хуҗалыкларда үрдәк өмәләре уздырыла башлады. Килгән кунакларны сыйлар өчен әзерләнгән бәйрәм өстәленә тагын да ямь өстәп җибәрергә татар халкының милли ризыгы булган бәлеш рецепты тәкъдим итәбез. Эчлеге – үрдәк итеннән. Үрдәк ите бик йомшак, аз гына майлы - безнең бәлешкә нәкъ шундый кирәк тә.

Камыр өчен кирәк:
* 300 г он;
* 90 г атланмай;
* 100 мл сөт;
* 2 данә йомырка;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* ярты чәй кашыгы шикәр комы;
* ярты чәй кашыгы камыр күперткеч.
Эчлек өчен:
* үрдәкнең түш ите (яртысы җитеп торыр);
* 4 баш суган (уртача зурлыкта);
* 5-6 данә бәрәңге;
* тәменчә кара борыч;
* 1 чәй кашыгыннан чак кына азрак эре бөртекле диңгез тозы;
* ярты чәй кашыгы укроп орлыгы;
* 100-120 мл шулпа;
* 20 г атланмай (бәлеш өстен майлар өчен).

Эш барышы:

1. Атланмайны эретеп, салкын сөткә кушабыз. 2 йомырка сытып, тоз, шикәр комы салып, яхшылап күпертәбез.
2. Онны кунага тау кебек иләп, камыр күперткеч белән бутыйбыз. Онның уртасын чокырлап, шунда йомыркалы сөтне агызабыз. Йомшак, үзле камыр басабыз. Камыр яхшы булсын өчен, аны 10 минуттан да ким басмаска кирәк. Басып бетергәч, полиэтилен элпәгә төреп, суыткычка куеп торабыз.
3. Үрдәкнең түш итен сөягеннән аерып, ваклап турыйбыз. Кабыгы әрчелгән бәрәңге белән суганны да вак шакмаклап турыйбыз.
4. Ит, бәрәңге, суганны бергә кушып, тоз һәм борыч, укроп орлыгы салып, яхшылап болгатабыз.
5. Эчлекне юеш тастымал белән каплап торабыз.
6. Камырны өч кисәккә бүләбез: берсе зуррак, икесе кечерәк.
7. Зуррак камырны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, төбе майлы табага салабыз. Камыр таба читенә үк чыгып торырга тиеш.
8. Ике кечкенә камырны да бертигез зурлыкта итеп җәябез. Берсендә уртадан 8 кисем ясап, берсе өстенә икенчесен куеп, читләрен ябыштырабыз. Бу - бәлешнең капкачы була.
9. Табадагы камыр өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. Эчлек өстенә ике катлы бәлеш капкачын каплап, аскы катламы белән кырыйдан чеметеп тоташтырабыз. Бәлеш читен матурлап бөрәбез. Капкачтагы кисемнәрнең читен берсе икенчесе белән чеметеп ябыштырабыз. Чәчәк сыман килеп чыгарга тиеш.
10. Капкачның уртасын тишеп, камырдан бөке ясап томалыйбыз.
11. Бәлешнең өстен күпертелгән йомырка белән майлап, 200 градуска кадәр кызган мичкә тыгабыз. Бер сәгать тыныч кына пешә.
12. Бер сәгатьтән соң бәлешнең бөкесен ачып, ярты стакан кайнар шулпа өстибез. Бөкесен томалап, бәлешне кабат 30-40 минутка мичкә тыгабыз. Аннары мичне сүндереп, бәлешне ярты сәгать кайнар мичтә тотабыз.

13. Мичтән алгач, бәлеш өстен эретелгән атланмай белән майлыйбыз.
14. Табынга кайнар килеш, шулпа белән бергә бирәбез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International